Татарстан инспекторлары буранда һәм бозлавыкта юлларда сак булырга киңәш итә
Синоптиклар фаразлавынча, бүген кич, төнлә һәм 25 ноябрьдә көндез Татарстанда буран, күз күременең 1000 метрга кадәр начарлануы, җилнең тизлеге секундына 18 метрга кадәр җитүе һәм җепшек кар явуы көтелә. Юлларда кар көртләре һәм бозлавык булачак.
Дәүләт автоинспекциясе юлларда куркынычсыз дистанция һәм тизлек сайларга киңәш итә.
Ведомствода белдерүләренчә, кышкы чорда җәйге шиналы машинада йөрү тыела. Юлда рөхсәт ителгән максималь тизлек белән түгел, ә имин тизлек белән хәрәкәт итәргә кирәк. Каршы як полосага чыгу кебек куркыныч маневрлар ясаудан тыелырга киңәш ителә.