Путин шәхси мәгълүматлар турындагы законга төзәтмәләрне оператив кабул итәргә чакырды
Шәхси мәгълүматларны саклау белән бәйле законга төзәтмәләрне тиз арада кертергә һәм аларны оператив кабул итәргә кирәк. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин Artificial Intelligence Journey 2023 ясалма интеллект һәм машина ярдәмендә укыту буенча конференциянең пленар утырышында белдерде. Трансляция Кремльнең Телеграм-каналында узды.
«Хөкүмәттән кыска вакыт эчендә Дәүләт Думасына әзер төзәтмәләр пакетын кертүне, ә депутатлардан бу документны кабул итүләрен сорыйм. Бу карарлар киләсе 2024 елда ук үз көченә керсен өчен кирәк», - диде Россия лидеры.
Аның сүзләренчә, закон проектына үзгәрешләр яңа технологияләрне сынаганда күп кенә бюрократик таләпләрне юкка чыгара. Моннан тыш, алар мондый технологияләрне сынау нәтиҗәсендә сәламәтлеккә, гомергә яки мөлкәткә зыян китергән өчен җаваплылык билгеләячәк.