Нижневартовск шәһәрендә Пушкин исемендәге лицейда татар мәдәнияте көннәре булды
Нижневартовск шәһәрендә Александр Пушкин исемендәге лицейда татар мәдәнияте көннәре үтте. Бу турыда Сургут татарлары милли-мәдәния автономиясе «ВКонтакте» челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр итте.
«Милләттәшләребез мәктәп балаларына кул эшләре күргәзмәсе, халкыбызның уеннарын, татар биюе буенча мастер-класс тәкъдим иттеләр! Теләге булганга, мөмкинлеге дә табылып тора! Афәрин, кызлар!» – дип әйткән «Шатлык» татар-башкорт ансамбле җитәкчесе Рәйлә Юмагулова.