Әлмәт районы башлыгы хәрбиләрнең әниләренә азык-төлек җыелмасы тапшырды
Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов Әниләр көне алдыннан һәлак булган хәрбиләрнең әниләрен котлады. Район башлыгы аңа чәчәк бәйләме һәм азык-төлек җыелмасы тапшырды. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбрә итә.
Хатын-кызлар өчен бүләк итеп истәлекле открыткалар һәм азык-төлек җыелмалары әзерләнде.
Котлауларга башкарма комитет җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары кушылды. Җитәкчеләр лаеклы уллар тәрбияләгәннәре өчен хатын-кызларга рәхмәт белдерде.
«Әниләр көне белән. Улларыгыз өчен бик зур рәхмәт. Сез бик лаеклы әни», – диде Тимур Нагуманов.