Түбән Кама студентлары федераль проектта җиңүче булды
Н.Королев исемендәге Түбән Кама политехника көллияте студентлары Түбән Новгородта үткәрелгән Россия урта махсус уку йортлары студентлары арасында «Зур үзгәреш» федераль проектында җиңүче булды. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Бәйге Россия Мәгариф министрлыгы ярдәме белән үткәрелә һәм Мәгариф илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Бу юлы бәйгедә Россиянең төрле төбәкләреннән 947359 студент катнашты.
«Виктория Гордееваны һәм Даша Наумованы чын күңелдән котлыйм. Кыю булыгыз, иҗат итегез, хыялланыгыз!» - дигән социаль челтәрдәге сәхифәсендә Е.Н.Королев исемендәге Түбән Кама политехника көллияте директоры, шәһәр Советы депутаты Татьяна Куприянова.