Казанда дала Евразиясе халыклары тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү үзәге төзеләчәк
Казанда дала Евразиясе халыклары тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү буенча Халыкара үзәк барлыкка киләчәк. «Дала Евразиясе халыклары тарихы һәм мәдәниятенең актуаль проблемалары» дигән түгәрәк өстәл утырышында шул хакта игълан ителде.
Түгәрәк өстәлдә Мәскәү, Казан, Уфа, Әстерхан, Монголия, Казахстан, Азәрбайҗан һәм Кытайдан 60тан артык әйдәп баручы галим катнашты, дип хәбәр итә «Миллиард.татар».
Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов билгеләп үткәнчә, белгечләр эш вакытында генетика, палеогенетика, мәгълүматларның цифрлы анализы һ.б. алымнарны кулланачак.
Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Радик Салихов әлеге түгәрәк өстәлне үзәк эшенең беренче көне дип атады. Үзәк 2023 ел ахырында Халиков исемендәге Археология институты, Мәрҗани исемендәге Тарих институты һәм Фәннәр академиясенең гуманитар бүлеге базасында бердәм структура буларак формалашыр дип көтелә.
«Үзәкнең бурычы – күчмә мирас мәсьәләләрен комплекслы рәвештә тарихи-археологик нигездә өйрәнү, шулай ук халыкара кооперация һәм иң яңа технологияләрне җәлеп итү», - дип искәртте галим.
Фәнни юнәлешләрнең берсен җитәкләү өчен Россия Фәннәр академиясе Ерак Көнчыгыш бүлегенең Ерак көнчыгыш халыклары тарихы, археологиясе һәм этнографиясе институты директоры Николай Крадинны чакырдылар.
«Бүгенге фәндә һәм массалар аңында күчмә мәдәният турында күп кенә калыплар яшәп килә. Тар карашлы кешеләр күчмә халыклар бернинди яңалык та алып килмәгән, бары тик җимерү белән генә шөгыльләнгән дип уйлый һәм нәкъ менә аларның Евразия киңлегендә төрле цивилизацияләр арасында бәйләүче чылбыр булуын оныта», - дип билгеләп үтте галим.