Рөстәм Миңнеханов Теләче кондитерын Истанбулда шеф-пешекчеләр ярышында җиңү белән котлады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Теләче кондитеры Ләйлә Кашапованы Төркиядәге хәләл күргәзмәдә (OIC Halal Expo 2023) шеф-пешекчеләр бәйгесендә җиңүе белән котлады. Телеграм-каналында ул шул хакта язган.
«Татар ашлары дөньяда иң тәмлесе! Халыкара жюри да моны таный! Котлыйбыз», - ди республика җитәкчесе.