Төзелеш министрлыгы: Ташламалы ипотека программалары 2024 елның 1 июленнән соң да саклана
Россиядә ташламалы ипотека программалары 2024 елның 1 июленнән соң да сакланачак, хәзерге вакытта аның яңартылган механизмнарын әзерлиләр. Бу хакта ТАСС агентлыгы РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллинга сылтама белән хәбәр итә.
«Ташламалы программалар билгеле бер схема буенча барыбер сакланачак. Вариантлар әлегә күп булса да, хәлиткеч карарлар юк, шуңа күрә 2024 елның 1 июленә кадәр тыныч кына, тотрыклы рәвештә эшлик», - дип белдерде министр «Россия» күргәзмә-форумында «Киләчәкне төзибез» экспозициясен ачу тантанасында.
ДОМ.РФ хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә бирелгән барлык ипотеканың 70 процентка якыны һәм акчага күчергәндә 80 проценты ташламалы ипотекага туры килә. Быелгы нәтиҗәләрдән күренгәнчә, илдә бирелгән ипотека кредитлары күләме буенча – 7,5 триллион сумга 1,9 миллион килешү төзелгән – рекорд куелыр дип көтелә. Бу 2022 елга караганда ике тапкыр диярлек күбрәк.
Искәртеп узабыз, «Россия» халыкара күргәзмә-форумы 12 ноябрьдә ачылды һәм 2024 елның 12 апреленә кадәр дәвам итәчәк. Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе (ВДНХ) мәйданчыкларында илнең 89 төбәге, әйдәп баручы федераль ведомстволар, корпорацияләр һәм иҗтимагый оешмаларның экспозицияләре урын алган.
Россия Президенты Владимир Путин һәм Хөкүмәт әгъзалары күргәзмә эшләгән дәвердә анда берничә тапкыр булыр дип көтелә.