Димитровград татар милли мәдәни автономиясе 25 еллык юбилеена әзерләнә
Димитровград татар милли мәдәни автономиясе үзенең 25 еллык юбилеен билгеләп үтә. Бу турыда «Өмет» газетасын телеграм-каналында хәбәр ителә.
Бәйрәм чарасы 2 декабрьдә «Восход» мәдәният йортында узачак.
«Бәйрәмгә өлкә, шәһәр, Татарстаннан төрле дәрәҗәдәге кунаклар чакырулы. Шулай ук сәхнәдә татар эстрадасы йолдызлары да чыгыш ясар дип көтелә», - ди Димитровград мохтарияте рәисе Марат Вәлиев.