Хезмәт һәм мәшгульлек буенча хезмәт хезмәткәрне эштән читләштерү сәбәпләрен әйтте
Эштән читләштерү — хезмәткәргә хезмәт функциясен үтәүгә юл куймау ул, әмма хезмәт килешүен туктату түгел. Хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль хезмәттә шулай дип төгәллек кертәләр. Бу хакта «Российская газета» яза.
Әгәр хезмәткәр эшкә алкоголь, наркотик кулланып яки токсик исереклек хәлендә килсә, эш бирүче аны эштән читләштерә ала. Бу очракта эш бирүче әлеге фактны теркәргә тиеш.
Шулай ук, әгәр хезмәткәр хезмәтне саклау өлкәсендә укымаган һәм белеме тикшерелмәгән, мәҗбүри медицина тикшерүе узмаган булса, аны эштән читләштерергә мөмкиннәр.
Сүз уңаеннан, әгәр бу — эшченең гаебе белән түгел икән, эш бирүче аны эштән читләштерелү вакыты өчен мәҗбүри рәвештә эштән туктап тору буларак түли.
Шулай ук, әгәр хезмәткәрдә үз хезмәтен башкаруга каршы күрсәтмәләр ачыкланса, һәм бу медицина нәтиҗәсе белән расланса, аны эштән читләштерергә мөмкиннәр. Башка сәбәпләр дә булырга мөмкин, дип өсти Хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль хезмәте.