Татарстанда бозлы яңгыр, томан һәм бозлавык көтелә
Якшәмбе көнне Татарстан территориясендә җепшек кар һәм яңгыр, урыны белән бозлы яңгыр көтелә. Кайбер районнарда томан булырга мөмкин, дип кисәтә республиканың Гидрометеорология үзәге.
Җил көньяк һәм көньяк-көнчыгыштан, көндез җилнең тизлеге 14 м/с җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы 0дан -5 градуска кадәр тәшкил итәчәк, көндез -1дән 5 градуска кадәр җылыта.
Синоптиклар автомобиль йөртүчеләрне һәм җәяүлеләрне юллардагы кар боткасы һәм бозлавык турында кисәтә.