Махсус операциядә катнашучы Зәй хәрбиенең улы туган
20 ноябрьдә Зәйдән мобилизацияләнгән хәрбинең улы туган. Әти-әнисе балага Гордей дип исем кушкан. Бу хакта «Зәй хәбәрләре» яза.
Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Васильева яшь әнигә тантаналы төстә бала туу турында таныклык һәм 100 мең сумлык сертификат тапшырды.