Түбән Әлки авылында 100 урынга исәпләнгән яңа клуб төзелә
Әлки районының Түбән Әлки авылында яңа клуб төзелә. Шактый эш башкарылган инде. Таш диварлар корылманы әйләндереп алган коймадан өскә күтәрелеп килә. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» яза.
Иске клуб авылның электән салынган өлешенә, үзәктә урнашкан иде. Аны сүтү эшләре яз аенда, апрель ахырында башланды. Яңа мәдәният йортына нигез дә шуннан еракта булмаган урынга сайланган. Мәчет, фельдшер-акушерлык пункты, ветеринария бүлеге бинасы – барысы да шунда. Ерак та түгел урта мәктәп урнашкан.
«Яңа мәдәният йортын башта элеккеге урынында төзү уйланылган иде. Әмма хәзер заманча таләпләр башка. Машиналар туктар урыны, аңа килер асфальт юл кирәк. Менә шул бар инфраструктурасы белән аның әлеге урынга сыймавы ачыкланды. Шуңа да яңа төзелешкә башка җир бүленде. Ул элеккеге клубтан ерак түгел, шулай ук авыл үзәгендә», – диде авыл җирлеге башлыгы Фәрит Садриев.
Яңа мәдәният йорты салу федераль программага кертелгән, аңа акча башкаладан бүленә. Ул заманча итеп салына. 100 урынга исәпләнгән, анда китапханә дә булачак. Пандус та, сигнализация дә, тирә-якны яктырту да бүгенге көн таләпләре буенча эшләнә.