Миңнеханов хәрби операция зонасы, Лисичанск, Рубежноега гуманитар миссия турында сөйләде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың бу атнада махсус хәрби операция зонасына, шулай ук шефлыкка алынган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә барып җиткән гуманитар миссияләренең берсе турында сөйләде. Фотосурәт белән ул үзенең телеграм-каналында уртаклашкан.
«Бу атнада анда Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Тукай районы башлыгы Фаил Камаев, Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов, Премьер-министр урынбасары Равил Әхмәтшин булды», — дип язган республика җитәкчесе.
Миңнеханов сөйләвенчә, китерелгән йөк өчен хәрбиләр рәхмәт белдергән һәм Әниләр көне уңаеннан котлаулар тапшырган.
Әниләр көне Россия Президенты указы белән 1998 елда билгеләнә. Бәйрәм гаилә нигезләрен ныгытуга, хатын-кызга сакчыл мөнәсәбәт традициясен саклауга һәм әниләрне хөрмәтләүгә юнәлдерелгән. Ул ел саен ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә.
Хәрби хезмәткәрләр — махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре белән очрашуда Россия Президенты Владимир Путин: «<...> бу ниндидер пафослы шау-шулы бәйрәм түгел, әмма шулай да ул үзенчәлекле, бик җылы эчтәлекле һәм әниләргә карата илебезнең бөтен халыкларына хас булган мөнәсәбәт — хөрмәт, ихтирам, олылауны ассызыклый», — дип билгеләп үтте.
Исегезгә төшерәбез, 2024 ел дәүләт башлыгы указы белән Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде.