Татар китабы йортында татар алфавитын төзүчегә багышланган күргәзмә эшли
«Хәрефләр әфсенләүче» күргәзмәсе хәзерге татар алфавитын төзүчеләрнең берсе — Мөхетдин Корбангалиевнең тууына 150 ел тулуга багышлана. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татар филологы һәм педагогы, галим, Хезмәт Герое Мөхетдин Корбангалиев (1873 - 1941) Татарстан фән һәм мәгарифендә иң мөһим эшлеклеләрнең берсе булган. 1895 елда ул Казан укытучылар мәктәбен тәмамлый һәм татар авыл мәктәпләрендә укытучы булып эшли башлый. Соңрак Казанда төрле уку йортларында укыта, атаклы «Шәрык клубы» эшчәнлегендә катнаша.
Совет елларында галим Казан университетында татар теле кафедрасы мөдире булып эшли, педагогик журналлар белән хезмәттәшлек итә. Корбангалиев вакытында татар теле кафедрасы факультетара санала һәм төрле белгечлек алучы студентларга татар дәүләт телен укытуны тәэмин итә.
Корбангалиев язган дәреслекләр Казанда гына нәшер ителмәгән. Аның Кытайда, Корея һәм Япониядә яшәүче татар эмигрантлары балалары өчен Токиода кабат бастырылган әлифбалары сакланган. Шулай ук бүгенге көнгә кадәр Мөхетдин Корбангалиевнең күпсанлы сүзлекләре, методик хезмәтләре, дәреслек һәм кулланмалары килеп җиткән.
1939 елда Корбангалиев кириллица нигезендә яңа татар язуын эшләүдә катнаша. Аның проекты хәзерге татар алфавитының нигезе булып тора.
Күргәзмәдә галимнең аз билгеле фотосурәтләре, документлары, кулъязма һәм дәреслекләре тәкъдим ителгән.
Күргәзмә 19 декабрьгә кадәр эшли. Анда музейга билет алып һәм Пушкин картасы белән керергә мөмкин.