Мөфти шәех Равил Гайнетдин Әниләр көне белән котлый
Россия мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин Әниләр көне белән котлый. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Ана булу бәхете бирелгән барлык ватандашларымны чын күңелдән Әниләр көне белән котлыйм! Бу көн әниләрнең һәрберебезнең тормышында уйнаган бөек ролен һәм оҗмахның әниләребез аяк астында булуы турында Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) нәсихәтен искә төшерү булсын. Безнең күбебез өчен ана образында чиксез мәхәббәт, наз һәм кайгырту, кызгану һәм ярдәм гәүдәләнә.
Җәмгыятьтә демография һәм бала тууны арттыру мәсьәләләре көннән-көн ныграк тикшерелгән бүгенге көндә барыбызга да ана роленең иҗтимагый статусын күтәрү турында кайгырту мөһим. Без ана булу вазифасына хөрмәт һәм ихтирам күрсәтүне кайтарырга тиешбез.
2024 елның Россиядә Гаилә елы дип игълан ителүен бик хуплыйм. Россия мөселманнары, төрле дини традицияләрне саклаучы барлык яхшы ниятле кешеләр белән берлектә, алдагы елны гаилә һәм никах, ана һәм ата булу институтына ярдәм итү, традицион кыйммәтләрне яклау өчен әһәмиятле вакыйгалар һәм эшләр белән тутырачагына ышанам.
Россиянең барлык әниләренә тынычлык, сәламәтлек, бәхет, гармония һәм кешелек киләчәген тәрбияләү дигән хөрмәтле, әмма катлаулы миссиясендә Аллаһы Тәгаләнең фатихасын теләп дога кылам, диелгән котлауда.