Рөстәм Миңнеханов хезмәт ветеранын «ТАССР төзелүнең 100 еллыгы» медале белән бүләкләде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хезмәт ветераны Миргалим Нагаевны «ТАССР төзелүнең 100 еллыгы» медале белән бүләкләү турындагы карарны имзалады. Документ хокукый мәгълүмат порталында чыкты.
«Татарстан Республикасының социаль-икътисади потенциалын ныгытуга зур өлеш керткән һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен», диелгән текстта.
Искәртик, дәүләт бүләге ТАССР төзелүнең 100 еллыгына расланды. Карар 2019 елның 25 сентябрендә Татарстан Дәүләт Советы утырышында хупланды, 2019 елның октябрендә Рөстәм Миңнеханов медальне раслады.