Россия хакимияте ташламалы ипотека бирү лимитын арттырырга ниятли
Россиядә ташламалы ипотека бирү лимитын арттырырга планлаштыралар. Хәзерге вакытта шул хакта карар әзерләнә. Бу турыда Финанслар министрлыгына сылтама белән «Известия» яза.
Министрлыкта аңлатуларынча, өстәмә финанслау төп ставканы күтәрү һәм дәүләт программаларына ихтыяҗ арту сәбәпле таләп ителгән. ДОМ.РФ мәгълүматлары буенча, банклар аларга бүлеп бирелгән 5 трлн сум акчаны сарыф иткәннәр диярлек.
ДОМ.РФ идарәче директоры Светлана Некрасова сөйләгәнчә, август-сентябрь айларында, төп ставканың 8,5 проценттан 13 процентка кадәр кискен артуы сәбәпле, ташламалы ипотекага ихтыяҗ артты. Шул сәбәпле, дәүләт программалары буенча ипотека бирү тарихи максимумга җитте, банкларның лимитлары тиз сарыф ителә башлады.
Быел Министрлар Кабинеты ике тапкыр программалар турындагы лимитны арттыру карарын кабул итте: «Ташламалы ипотека» буенча 0,9 трлн сумга һәм «Гаилә ипотекасы» буенча 0,35 трлн сумга арттырдылар, сентябрьдә аларны тагын 0,5 трлн һәм 0,3 трлн сумга күтәрделәр.