Yummy Music лейблы яшь җырчы Алсу Мансурованың җырын тәкъдим итте
Yummy Music музыкаль лейблы яңа исем белән таныштыра – яшь җырчы Алсу Мансурованың «Телгәләү» дип исемләнгән җырын тәкъдим итә. Җырны барлык музыкаль мәйданчыкларда тыңларга мөмкин.
«Телгәләү» — тәүге җимешем. Гашыйк булуның югары ноктасында, бер сулышта язылган җыр. Сүзләре – яшь шагыйрә Гүзәл Закированыкы, көе үземнеке. Мартта җавапсыз гашыйк булып йөргән вакытта Гүзәлнең сәхифәсендә шигырьгә юлыктым. Ул юллар минем халәтне шуның кадәр төгәл тасвирлый иде... Шунда ук уен коралы янына утырдым, көе туды. Гүзәлгә яздырып җибәрдем, ошатты. Апрельдә продюсерым Ильяс Гафаров белән «демка»сын яздырдык», – ди Алсу Мансурова.
«Җәй бик тыгыз булгангамы, көзен генә җырны яздыруга тотына алдык. Талантлы яшь музыкант, Juna һәм GAUGA рок-төркеме гитаристы Марат Шәяхмәтовка аранжировкасын ясарга тәкъдим иттем», - дип сөйләде ул «Татар-информ»га.