Песков: Кирәк булса, Путин табигый бәла-каза төбәкләренә барырга әзер
Россия Президенты Владимир Путин илнең табигать бәла-казалары булган төбәкләренә барырга һәрвакыт әзер. Дәүләт башлыгының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков шулай дип белдерде. Ул Россия лидерының кичекмәстән килүен таләп итә торган афәтләрнең әлегә булмавын әйтте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
«Шуңа күрә мондый сәфәрләр кирәк түгел. Әмма сез беләсез, Президент һәрвакыт әзер», — дип ышандырды Кремль вәкиле.
Песков билгеләп үткәнчә, бүген Путинга илнең кайбер төбәкләрендә экстремаль һава шартлары турында хәбәр иткәннәр. Кремльнең матбугат хезмәте шулай ук Россия Президентына Кырым, Севастополь, Краснодар крае һәм Ерак Көнчыгышта булган бәла-казалар турында җентекләп хәбәр итүләрен белдерде. Ул инде бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү һәм анда зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү буенча Министрлар Кабинетына йөкләмәләр биргән.
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, давыл аркасында Кубань һәм Кырымда гадәттән тыш хәл режимы кертелгән.