Татар энциклопедиясе институты хезмәткәрләренә Мәхмүт Гәрәев медале тапшырылды
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты хезмәткәрләре «Мәхмүт Гәрәевнең тууына 100 ел» истәлекле медале белән бүләкләнде. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Фәннәр академиясе Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тарихи-каһарманлык мирасын популярлаштыру юнәлешендә зур фәнни эш алып бара. 2023 елда институт тарафыннан мөһим чараларның берсе — Мәхмүт Гәрәев тууына 100 ел тулуга багышланган «Мәхмүт Гәрәев: хәрби, галим һәм җәмәгать эшлеклесе» Бөтенроссия фәнни конференциясен үткәрелде.
Конференция нәтиҗәләре буенча әлеге фәнни форумны үткәрүдә һәм аның материаллар җыентыгын нәшер итүгә әзерләүдә институтның актив катнашкан дүрт хезмәткәре «Мәхмүт Гәрәевнең тууына 100 ел» истәлекле медале белән бүләкләнде. Алар арасында – институт директоры Искәндәр Гыйләҗев, энциклопедистика үзәге җитәкчесе Рафаил Шәйдуллин, галим-секретарь Марс Хәбибуллин һәм әйдәп баручы фәнни хезмәткәр Рафик Сәлахиев.
Медальләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин тапшырды.