Давыл аркасында Кубань һәм Кырымда дүрт кеше һәлак булган
Давыл аркасында Кубань һәм Кырымда ким дигәндә дүрт кеше һәлак булган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Дүртенче корбанның гәүдәсе Новороссийскида табылган.
Исегезгә төшерәбез, давыл сәбәпле, Кырымның кайбер муниципаль берәмлекләре территориясендә гадәттән тыш хәл режимы игълан ителде.
Соңгы мәгълүматларга караганда, давыл нәтиҗәсендә бер кеше хәбәрсез югалган, тагын дүрт кеше зыян күргән һәм дүртесе һәлак булган. Синоптиклар мәгълүматларына караганда, Кырымда давыллы җилнең тизлеге сәгатенә 144 км га җиткән. Мондый һава торышы аркасында 498 меңнән артык кеше электрсыз калган.