Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Ноябрь
2023

Шәйхразыев: Быел «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумы халыкара статуска ия булды

0
Шәйхразыев: Быел «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумы халыкара статуска ия булды

Васил Шәйхразыев үз чыгышында хәйриячелеккә зур игътибар юнәлтте.

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев XVI «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумы быел халыкара статуска ия булуын белдерде.

«XVI «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумы башка еллардагылардан эчтәлеге белән дә, катнашучылар составы белән дә аерыла. Ул хәзер халыкара статуска ия булды. Монда татарлар гына түгел, башка милләт вәкилләре дә катнаша. Татарлар ничек эшләгәнен, Россиядә бизнес ничек корылганын күрсәтер өчен бу мөһим», – диде Васил Шәйхразыев форумны ачу тантанасында.

Васил Шәйхразыев сүзләренчә, форум эшмәкәрләргә бер-берсе белән очрашу, аралашу мөмкинлеге бирә. Кунакханәдә торган арада гына да яңа хезмәттәшләр табарга мөмкин. Форум пленар утырышлар белән генә чикләнми. Көннең беренче яртысында форум делегатлары авыл хуҗалыгы, ИТ-технологияләр, химия сәнәгате юнәлешләре буенча предприятиеләргә барды.

Көннең икенче яртысында кунаклар «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында Татарстан эшмәкәрләре белән очрашты. Алар төрле секцияләргә бүленеп авыл хуҗалыгы һәм терлекчелек, сәнәгать, металлургия, машина төзелеше, сәүдә, хезмәт күрсәтү өлкәсе, төзелеш, күчемсез милек һәм торак-коммуналь хезмәт тармаклары буенча фикер алышты. Заллардагы урыннар эшмәкәрләргә күзгә-күз сөйләшү өчен махсус җайланган иде.

Васил Шәйхразыев үз чыгышында хәйриячелеккә зур игътибар юнәлтте. «Тарихка күз салсак, татар байлары мәчетләр, мәдрәсәләр, хастаханәләр төзеткән. Йөз елдан артык вакыт үтсә дә, алар салдырган биналарга карап һаман да сокланабыз. Теләсә кайсы төбәктә татарлар калдырган эз белән горурланырга була», – диде ул.

1990нчы елларда эшмәкәрләр мәчетләр салу, хәйриячелек традициясен кабат торгызды. «Бүген Татарстанда гына 1580 мәчет эшли, һәммәсендә имам бар. Әгәр сез мәчетләргә, татар мохитен булдыручыларга, мәктәпләргә, татар милли-мәдәни автономияләргә ярдәм итсәгез, без бик рәхмәтле булырбыз. Хәйрия ярдәмегез үзегезгә үк бәрәкәт китерер, – дип мөрәҗәгать итте Васил Шәйхразыев форумда катнашучы эшмәкәрләргә.

Бүген Казанда XVI «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумының икенче көне узды. Форумда Россия Федерациясенең 48 төбәгеннән һәм 14 чит илдән 300гә якын эре эшмәкәр катнашты.





Губернаторы России
Москва

Собянин сообщил о планах благоустройства на северо-востоке Москвы





Москва

Стартовал финальный этап всероссийского футбольного турнира «Будущее зависит от тебя»


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Неделя мэра: завод «Москвич», гранты для школ искусств и система городских вокзалов



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Концерт

Концерт в музее-заповеднике им. П.И. Чайковского




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

В Подмосковье сотрудники ОМОН «Русич» Росгвардии приняли участие в церемонии открытия соревнований по дзюдо среди детей и подростков

Стартовал финальный этап всероссийского футбольного турнира «Будущее зависит от тебя»

Полезные приложения для поклонников спортивной ходьбы


Новак Джокович

Кто транслирует бой Табило против Джоковича на турнире Rome Masters 1000?



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

Власти Швейцарии упростили процедуру включения армии в военные конфликты



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России