Путин фән белән шөгыльләнүче аспирантлар өчен 75 мең сумлык айлык стипендия булдырган
Россия лидеры Владимир Путин аспирантлар һәм адъюнктлар өчен айлык президент стипендиясе булдыру турында указга кул куйды. Сүз көндезге бүлектә укучы һәм Россиядәге фәнни-технологик үсеш өстенлекләрен гамәлгә ашыру өчен тикшеренү эшчәнлеге белән шөгыльләнүчеләр турында бара. Стипендия күләме 75 мең сум тәшкил итәчәк.
Документ хокукый актларны рәсми бастыру порталында урнаштырылган. «<...> б) Россия Федерациясе Президенты стипендиясе бер елдан дүрт елга кадәр билгеләнә һәм ай саен түләнә», — диелә бер пунктта.
Указ текстында шулай ук мондый стипендия алучыларның гомуми саны елына 2 меңнән артмаска тиешлеге ассызыклана.
Татарстанда 2030 елга кадәр фәнни-техник үсеш дәүләт программасын апрель аенда расладылар. Аны гамәлгә ашыруга 7,6 млрд сум акча юнәлтергә карар ителде.