Татарстан Фәннәр академиясе дөньякүләм дәрәҗәдәге фәнни-белем бирү үзәге булдырырга тели
Татарстан Фәннәр академиясе дөньякүләм дәрәҗәдәге фәнни-белем бирү үзәген булдыру бәйгесендә катнашырга планлаштыра. Бу хакта Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты вазифаларын башкаручы Айнур Тимерханов Казан федераль университетында узган II Яшьләр фәнни конгрессында хәбәр итте.
«Россиянең фәнни-технологик үсешенең барлык өлкәләрендә дә тәкъдим ителү өчен Фәннәр академиясе үз эшчәнлегенең чикләрен киңәйтергә омтыла. Аерым алганда, робототехника, ясалма интеллект юнәлешләре һәм әлегә без актив тәкъдим ителмәгән башка юнәлешләрдә», — диде спикер.
Тимерханов сүзләренчә, Татарстан Фәннәр академиясе бу планда Россия югары уку йортлары, бигрәк тә Казан федераль университеты, күп кенә әйдәп баручы галимнәр белән хезмәттәшлек итәргә тели. «Мөмкин кадәр күбрәк яшьләрнең фәнгә килүен телибез», — дип билгеләп үтте ул.