«Идел-йорт» театр коллективлары фестиваленең гран-при иясе билгеле
«Идел-йорт» театр коллективлары фестиваленең гран-при иясе быел Баулы халык театры булды. Үзешчән театр коллективы Туфан Миңнуллинның «Шулай булды шул» пьесасы буенча спектакль чыгарган.
«Җиңүче спектакль Камал театры сәхнәсендә 11 декабрь көнне 18.30 сәгатьтә күрсәтеләчәк. Фестиваль җиңүчеләре дә шушында бүләкләнәчәк», дип хәбәр итә ТР мәдәният министрлыгының матбугат үзәге.
«Идел-йорт» театр коллективлары регионара конкурсы финалистларының иң яхшы 12 спектакле 16 октябрьдән 21 ноябрьгә кадәр Ленин исемендәге мәдәният сараенда күрсәтелде. Аның нәтиҗәләре буенча 6 җиңүче билгеләнгән.
Фестивальнең финалистлары:
- Апас районы мәдәният йортының халык театры - «Борын-Борын заманда...», Әмир Камалиев;
- Балтач районы мәдәният йортының халык театры – «Беренче мәхәббәт», Илһам Гали;
- Тукай районы Күзкәй авылы мәдәният йортының «Нур» халык театры – «Коткарыгыз, каравыл», Данил Салихов;
- Баулы районы мәдәният йортының халык театры – «Шулай булды шул», Туфан Миңнуллин;
- Актаныш районы Иске Сәфәр мәдәният йортының халык театры – «Нәзер», Туфан Миңнуллин;
- Азнакай районы мәдәният йортының халык театры – «Айгөл иле», Мостай Кәрим;
- Арча районы Иске Ашыт мәдәният йортының халык театры – «Китмәгез, торналар», Таңчулпан Гарипова;
- Биектау районы Ямаширмә мәдәният йортының халык театры – «Әлепле артистлары», Әмир Камалиев;
- Нурлат районы «Нур» таатр мәдәнияте үзәгенең «Мирас» халык театры – «Адашкан язмышлар», Эльмира Ибраһимова;
- Спас районы мәдәният йортының «Арлекин» халык театры – «Морозко», рус халык әкияте;
- Балык Бистәсе районы мәдәният йортының халык театры – «Тормыш җыры», Мирсәй Әмир;
- Питрәч районы мәдәният йортының «Балкыш» халык театры – «Кайнар токмач», Раилә Мөхсинова;
Конкурсның жюри рәисе – Аяз Гыйләҗтев исемендәге Чаллы дәүләт театрының сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов. Жюри әгъзалары: Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин, Татарстаннның атказаеган артисты Фәнис Сафин, Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗанова, драматург Рәдиф Сәгъди, Казан дәүләт циркының баш администраторы Илназ Хәйбуллин, режиссер Артур Әмиров.