Краснодар татарлары калфак тегәргә өйрәнде
Әниләр көнендә Краснодар «Болгар-К» татар җәмгыятенең «Мирас» кул эшләре татар клубы шәһәрнең Милли мәдәниятләр үзәгендә «Калфак» мастер-классын уздырды. Бу хакта «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Краснодар татарлары» сәхифәсендә хәбәр ителә.
Кул осталары берничә сәгатьтә калфак текте һәм аны бизәде. Алар бергәләп чәй дә эчте.
«Әни - нәсел дәвамы, гаилә учагын саклаучы, тормышта таяныч. Милләтебезнең бүгенгесе һәм киләчәге, балаларның нинди булып үсүе - болар барысы да безнең хатын-кызлар кулында», диелгән хәбәрдә