Уфада милли театрларның «Туганлык» халыкара фестивале була
2024 елда Уфада милли театрларның «Туганлык» халыкара фестивале узачак. Башкортстан Республикасы башлыгы шул хактагы карарны агымдагы елның 23 ноябрендә имзалаган, ул хокукый мәгълүматның рәсми порталында чыкты. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.
Фестиваль театр сәнгатен алга таба үстерү, Россиянең төрле төбәкләренең һәм якын чит илләрнең профессиональ драматик театр коллективлары арасында иҗади элемтәләрне ныгытуга ярдәм итү максатыннан оештырыла.
Карарда шулай ук фестивальне 2024 елдан башлап һәр 3 ел саен уздыру тәртибе билгеләнгән.
Башкортстан Республикасы хөкүмәтенә фестивальгә әзерлек һәм уздыру буенча чаралар планын эшләүне һәм раслауны тәэмин итү, фестивальгә әзерлек һәм уздыру буенча оештыру комитеты төзү йөкләнде.
Фестивальгә әзерлек һәм уздыру чыгымнарына Башкортстан Республикасы бюджетында башкаручыларга каралган бюджет ассигнованиеләре һәм бюджеттан тыш акча тотылачак.
«Башинформ» хәбәр иткәнчә, Уфа 450 еллыгын брендлы мәдәни фестивальләр һәм гастрольләр белән билгеләп үтәчәк.