Һөнәри осталык буенча чемпионатта Татарстаннан шәфкать туташы Айгөл Гарипова җиңү яулады
Казан медицина көллияте укытучысы, М.Н. Садыйков исемендәге Шәһәр клиник хастаханәсе № 7 шәфкать туташы Айгөл Гарипова «Профессионаллар» һөнәри осталык буенча чемпионатының «Медицина һәм социаль карау» компетенциясендә беренче булды. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итте.
Чемпионат финалы 24 ноябрьдә Санкт-Петербургта «Экспофорум» күргәзмә үзәгендә ачылды.
«Профессионаллар» – иң массакүләм һәм ихтыяҗлы компетенцияләр буенча һөнәри күнекмәләрен күрсәтүгә юнәлдерелгән ярышлар.
Татарстанны шулай ук Казан медицина көллияте студенты Илвина Галиәскарова тәкъдим итә, диелә хәбәрдә.