Татарстанда халык саны иң күп арткан районнар исемлеге билгеле
2023 елның ун ае нәтиҗәләре буенча Татарстанда 9 бала туу очрагына 10 үлем очрагы туры килә. Төбәктә халык санын арттыру өчен 1 үлүчегә кимендә 2 бала туу туры килергә тиеш, дип яза «Татар-информ».
Бүген Татарстан Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге директоры Чулпан Илдарханова шундый мәгълүмат китерде. Бу хакта ул Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Казанда иҗтимагый оешмалар белән очрашуында белдерде.
«Бездә халык саны арткан муниципаль берәмлекләрдә дә андый нисбәт юк. Халык саны үсешенең иң яхшы күрсәткече Питрәч районында — анда 12 туу күрсәткеченә 7 үлем туры килә. Шулай ук Саба районы — анда 12 туучыга 11 үлем туры килә. Казанда 10 туу күрсәткеченә — 9 үлем, Лаеш районында 9 туу очрагына 8 үлем теркәлә», – диде ул.
Спикер мәгълүматларына караганда, Тәтеш районында 16 үлемгә нибары 5 туу, һәм Чүпрәле районында 16 үлемгә 6 туу туры килә.
Фәрит Мөхәммәтшинның җәмәгать оешмалары вәкилләре белән очрашуы Татарстан Дәүләт Советында «Хакимият белән диалоглар» проекты кысаларында узды. Анда Татарстанның 27 муниципаль берәмлегеннән коммерцияле булмаган сектор вәкилләре катнашты.