Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Ноябрь
2023

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда «Гринвуд» бизнес-парк филиалын ачарга тәкъдим итте

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү өлкәсенә эш сәфәре кысаларында «Гринвуд» бизнес-паркында булды һәм Кытайның эшлекле даирәләре вәкилләре белән очрашты. Рөстәм Миңнеханов республика территориясендә бизнес-парк филиалы ачу мөмкинлеген карарга тәкъдим итте. Бу турыда Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бизнес-парк мөмкинлекләре турында тулырак мәгълүматны Рөстәм Миңнехановка «Гринвуд» АҖ президенты, Россиядә Кытай эшкуарлары берлеге рәисе Чжоу Лицюн сөйләде. Элегрәк республика Рәисе аның белән «РОСТКИ» форумында очрашкан иде. Чжоу Лицюн Россия-Кытай хезмәттәшлеге форумын үткәрүнең нәтиҗәсен югары бәяләде.

«Форумны уздырганнан соң күп кенә Кытай компанияләре Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерүгә кызыксыну белдерде. Без үз чиратыбызда эшлекле элемтәләрне үстерүгә, яңа инвестиция проектларын гамәлгә ашыруга ярдәм итәргә әзер», - диде ул.

Татарстан Рәисе «Гринвуд» мәйданчыгына килү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде, аның инфраструктура өстенлекләрен һәм бизнес алып бару өчен шартларын билгеләп үтте. Ул Кытай эшкуарлары берлегенең Россиядәге абруен һәм оешманың Россия-Кытай хезмәттәшлеген ныгытуга керткән өлешен билгеләп үтте.

«Сезнең мәйданчыкта республиканы тәкъдим итәргә һәм Кытай компанияләрен Татарстанның икътисади һәм инвестицион потенциалы белән таныштырырга шат булачакбыз. Сезнең белән берлектә без Кытай эшкуарларының безнең төбәккә бизнес-миссияләрен оештыра алабыз. Шулай ук Татарстан җитештерүчеләренең Кытай базарында нинди продукциягә ихтыяҗы булачагын анализларга кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Аннары Татарстан Рәисе Кытай эшлекле даирәләре вәкилләре белән хезмәттәшлекнең перспективалы юнәлешләре турында фикер алышты. Ул билгеләп үткәнчә, Кытай - Россия өчен стратегик партнер. Татарстан үз дәрәҗәсендә Россия-Кытай хезмәттәшлеген үстерүгә өлеш кертергә тырыша.

«Кызганычка каршы, пандемия безне берникадәр вакытка чикләде. Ләкин чикләр ачылгач, без актив рәвештә үзара бәйләнешне яңарттык. Сентябрьдә Казанда узган «РОСТКИ» форумы Россия һәм Кытайның төрле юнәлешләр буенча кооперацияне тирәнәйтүдә ике якның да кызыксынуын күрсәтте», - дип ассызыклады республика Рәисе.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан Кытай партнерлары белән төрле өлкәләрдә хезмәттәшлек итә: энергетика, автомобиль сәнәгате, көнкүреш техникасы җитештерүдән алып АСК, мәгълүмат һәм телекоммуникация технологияләренә кадәр.

«Без Кытайдан инвестицияләрне актив җәлеп итәбез. Бездә уңышлы эшләүче Кытай компанияләренең мисаллары бар. Көнкүреш техникасы җитештерүчеләрнең берсе «Хайер» республикада инде 5 завод төзеде. Мондый мисаллар мөмкин кадәр күбрәк булырга тиеш дип саныйм. Сәүдә килешүләреннән Кытай җитештерүләрен локальләштерүгә активрак күчәргә кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Бүген Пекинда республикабызның сәүдә-икътисади вәкиллеге, ә Казанда Кытайның Генераль консуллыгы эшли. «Болар барысы да Кытай партнерлары белән дустанә бәйләнешләрне ныгытуга ярдәм итә», - дип өстәде Татарстан Рәисе.





Губернаторы России
Москва

Сергей Собянин. Главное за день





Москва

"Святой Ленин" спасает мир и возглавляет "восстание ИИ машин... хороших по существу". 8 серия, СЕРЬЁЗНЫЕ НОВОСТИ.


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин: Начался прием заявок на конкурс грантов для социальных НКО



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Тимати

"Звездач": рэпер Тимати купил мотоцикл за 3,1 млн рублей




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Ход конем. В Москве на Гоголевском бульваре открылся летний шахматный клуб

«23 and Friends»: в Москве состоялся спортивно-музыкальный фестиваль Аш 23

Юные тулячки завоевали серебро и бронзу турнира по синхронному плаванию


Ролан Гаррос

Теннисист Джокович побил рекорд Федерера по победам на турнирах "Большого шлема"



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

Безвиз между РФ и КНР для групп из трех человек запустят в 2025 году



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России