Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Ноябрь
2023

Миләүшә Хәбетдинова Аяз Гыйләҗев һәм Арпад Галгоци кичәсендә: КФУ алдында имтихан тотам

0
Миләүшә Хәбетдинова Аяз Гыйләҗев һәм Арпад Галгоци кичәсендә: КФУ алдында имтихан тотам

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында язучылар Аяз Гыйләҗев һәм Арпад Галгоциның 95 еллыгына багышланган «Халыклар күңеленә үтеп керик!» кичәсе булды. Кичәне КФУ доценты, әдәбият галиме Миләүшә Хәбетдинова алып барды.

  • Кичәдә «Аяз Гыйләҗев» (Казан: Җыен, 2023), Аяз Гилязов «В чьих руках топор?» (Казань: Тат.кн.изд-во, 2023), Galgóczy К. «Galgóczy Árpád» (Будапешт, 2023) китаплары тәкъдим ителде, Аяз Гыйләҗевның гаилә архивыннан фотосурәтләр күргәзмәсе ачылды.

«Әлеге китаплар биш елдан соң фәнни эшләр, диплом эшләре, кинофильмнар буларак безгә кире кайтыр дип өметләнәм. Акча бүлеп бирмиләр, эшләргә ярамый дип әйтәләр икән, курыкмаска кирәк! Казан федераль университеты әлеге проектны 17 ел алып барды. Бүген мин КФУ коллективы алдында имтихан тотам», - диде Миләүшә Хәбетдинова кичәнең кереш өлешендә. Кунакларга Арпад һәм Каталин Галгоциларның Аяз Гыйләҗев гаиләсе белән күрешкән вакытта һәм КФУда булганда яздырып алынган видеоязма күрсәтелде.

Миләүшә Хәбетдинова Нәкыя Гыйләҗева белән Аяз Гыйләҗевның әсәрләрен татарча бастырып чыгаруы турында әйтте. «Тәрҗемәче Фатих Кутлу һәм татар әдәбияты кафедрасы мөгаллимнәре коллективы, галим Хатыйп Миңнегулов белән Аяз Гыйләҗевның әсәрләрен фәнни әйләнешкә керттек. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевның һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Венгриянең Генераль консуллыгының ярдәме булды», - диде ул.

Галимә Аяз Гыйләҗевның әсәрләре киләчәктә бик күп телләргә тәрҗемә ителер, дигән өметтә. «Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Аяз Гыйләҗевның «Өч аршын җир» әсәре инглиз телендә тәрҗемә ителеп, Нью-Йоркта дөнья күрде. Мин яңа тәрҗемәләр көтәм. Немец һәм Европаның башка телләрендә дә әсәрләр тәрҗемә ителер дип уйлыйм. Бүгенге кичәнең исеме Аяз Гыйләҗевның мәкаләсеннән алынды», - диде Миләүшә Хәбетдинова.

«2008 елда институтыбыз доценты Миләүшә Хәбетдинова Аяз Гыйләҗевка багышланган методик әсбап чыгарды. Әлеге китапка кереш сүзне Чыңгыз Айтматов язган иде. Әлеге юнәлеш буенча җитди эш шушы елларда башланды. Фатих Кутлу Аяз Гыйләҗевның дүрт повестен төрек теленә тәрҗемә итеп чыгарды. Аяз Гыйләҗевның әсәрләре зур уңыш казанды. Галимнәребез Хатыйп Миңнегулов, Флера Сафиуллина, Миләүшә Хәбетдинова зур өлеш кертте», - диде институт директоры Рәдиф Җамалетдинов.

Ул Аяз Гыйләҗевның дусты Арпад Галгоцины да искә алды. «Арпад әфәнде безнең институтка да килгән иде. Венгриянең Кеше ресурслары министрлыгы һәм Арпад Галгоциның ярдәме белән Венгриядә «Йәгез, бер дога!» романы венгр теленә тәрҗемә ителеп, басылып чыкты. Китапларның презентациясе Казан, Мәскәү һәм Будапештта булды. Тәрҗемәчеләргә һәм барлык катнашучыларга, оештыручыларга рәхмәтлебез. «Адынар» колмплексында Аяз Гыйләҗевның музее булдырылды», - диде.

«Аяз Гыйләҗевның исеме меңъеллык татар әдәбияты тарихында алтын хәрефләр белән язылган һәм миллионлаган укучылар йөрәгендә, меңләгән театр тамашачысы күңелендә яши. Театрларыбызда Аяз Гыйләҗевның әсәрләре куела, без сезне чакырып калабыз. Камал театрында «Әтәч менгән читәнгә», Чаллы театрында «Болан» дип исемләнгән драма әсәре күрсәтелде. Шулай ук, Чаллы театры Аяз Гыйләҗевның горур исемен йөртә. Әлмәт театрында да аның спектакле куела. Аяз Гыйләҗев иҗаты буенча заманача формаларны кулланып, аның иҗатын куәтләштерергә чакырам. Подкастлар, театраль лабораторийлар, ачык фикер алышу һ.б», - диде Татарстан мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән арадашлык бүлеге мөдире Айрат Фәйзрахманов.

Венгриянең Казандагы Баш консулы Сергей Сюч Аяз Гыйләҗев белән Арпад Галгоциның дуслыгын чын дуслык үрнәге дип атады. «Дистәләгән еллар элек куркыныч шартларда алар дуслаша. Бу тарих кешелеклелек, мәхәббәт, батырлык үрнәге. Кызганыч, еллар үтеп тә, алар инде күрешә алмады. Әмма Арпад Галгоциның Казанда булуы, Аяз Гыйләҗевның гаиләсе белән күрешүе – зур вакыйга. Шушы ике язучының иҗатына теләктәшлек белдергәнегез өчен рәхмәт! Венгрия дәүләте алга таба да ярдәм итәргә әзер», - диде ул.

  • Кичәдә Аяз Гыйләҗевның улы Искәндәр Гыйләҗев, Арпад Галгоциның хатыны Каталин Галгоци, Хатыйп Миңнегулов, Фоат Галимуллин, Әлфәт Закирҗанов һ.б. галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре чыгыш ясады. Халыкара бәйгеләр лауреаты, җырчы Рөстәм Насыйбуллин җырларын бүләк итте. Чыгышлар соңрак аерым хәбәрләр булып чыгачак. Кичә Казан федераль университеты, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Туган телләр һәм мәдәниятләр өлкәсендә стратегик тикшеренүләр фәнни белем бирү үзәге ярдәме белән оештырылды.




Губернаторы России
Москва

Сергей Собянин. Главное за день





Москва

Армяне России поддерживают движение «Тавуш во имя Родины»


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин рассказал о работе сервиса «Вместе с культурой»



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Баста

Племя Гунны: рэпер из США в меланхолии, наш Баста — в музлитературе




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Звезды спорта. Кто они такие и почему их так называют?

Никакой магии! В спортивном прогнозировании не бывает безусловных выигрышных стратегий

Искусство продвинутого анализа в спортивном прогнозировании


Даниил Медведев

Медведев с трудом одолел 121-ю ракетку мира на турнире в Риме



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

Серийного вора задержали в Воронежской области



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России