Нурлатта «Җәлил укулары» җиңүчеләре ачыкланды
Нурлатта алтынчы тапкыр Җәлил укулары узды. Каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең әсәрләрен татар, рус һәм башка халыклар телләрендә дә укырга мөмкин иде. Бу хакта «Нурлат-информ» хәбәр итә.
Җирлекара үзәк китапханәдә «Җәлил укулары» халыкара әдәби конкурсның муниципаль этабы җиңүчеләрен бүләкләделәр.
Бәйгедә катнашырга гариза калдыручылар күп булса да, бүләкләүгә 22 эш кенә сайлап алынган. Оештыручылар һәр видеоны җентекләп караган.
«Бәйгегә укучыларның гаиләләре белән катнашуы, аларның өйдә дә Муса Җәлил иҗаты белән кызыксынуларын белдерә», – ди оештыручылар