Миңнеханов һәм Манылов объектларга экспертиза үткәргәндә хезмәттәшлек турында сөйләште
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Дәүләт экспертизасы башлыгы Игорь Манылов белән очрашты. Очрашу Татарстан Хөкүмәте Йортында узды.
«Әңгәмәдәшләр республика территориясендә капиталь төзелеш объектларына дәүләт экспертизасы үткәргәндә үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты», — дип хәбәр итә Рәиснең матбугат хезмәте.
Очрашуда Татарстан Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин һәм республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты.