Кукмарада район башлыгының Чыршы бәйрәме узды
Кукмарада ел саен балалар өчен район башлыгының Чыршы бәйрәме оештырыла. Бу хакта «Хезмәт даны» газетасы яза.
Быел анда уку алдынгылары, спорт, мәдәният һәм башка өлкәләрдә уңышларга ирешкән укучылар, мобилизацияләнгән райондашларыбызның, хәрби хәрәкәт ветераннарының балалары чакырылган иде.
Балаларны район башлыгы Сергей Димитриев котлады һәм үзенең изге теләкләрен ирештерде.
«Сез төрле ярышларда, конкурсларда районыбыз данын яклыйсыз. Җиңүләрегез белән аның үсешенә зур өлеш кертәсез. Тырышлыгыгыз, җиңүләргә омтылышыгыз, уңышларыгыз өчен рәхмәт. Яңа ел ул һәркем өчен әкияти сихри бәйрәм һәм шулай булып калачак та. Яңа елда барлык хыяллар да чынга ашсын», — диде Сергей Дмитриев.