Түбән Камада яңа ел каникулларында чаңгы базаларының эш тәртибе билгеле булды
Түбән Камада яңа ел каникулларында махсус җиһазландырылган трассаларда чаңгыда йөрергә мөмкин булачак. Бу хакта «Туган як» газетасы яза.
«Батыр» спорткомплексында чаңгы прокаты түбәндәге график буенча эшли: 31 декабрьдә 8дән 18 сәгатькә кадәр; 2-8 гыйнварда иртәнге 10нан 19:00 сәгатькә кадәр.
«Алмаш»та прокат көн саен ял көннәрсез 9дан 21 сәгатькә кадәр эшли, диелә хәбәрдә.