Россиядә хәрби хезмәттән кичектерү өчен IТ-белгечләрнең яшен арттырдылар
РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгыннан аккредитацияләнгән IТ-белгечләрнең армиягә барудан кичектереп тору өчен чик яше 27дән 30 яшькә кадәр арта. Россия Президентының шул хактагы указы 1 гыйнвардан үз көченә керде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Инде 2024 елның көзге чакырылышында ук IТ-компанияләрнең 18-20 яшьлек хезмәткәрләре армиягә барудан кичектереп тору мөмкинлегенә ия булачак.
Моның өчен хезмәткәрнең Россия гражданлыгы, хезмәт килешүе, белгечлек буенча югары белеме булырга, әлеге белгечлекләрнең исемлеге РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы тарафыннан расланырга, ул министрлык аккредитацияләгән IТ-компанияләрдә ким дигәндә 11 ай эшләргә тиеш. Югары уку йортын тәмамлаганнан соң бер ел эчендә эшкә урнашучыларга стажга карата куела торган таләпләр кагылмый.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, 2023 елның августында Россиядә хәрби хезмәткә чакыру яшенең югары планкасын 27дән 30 яшькә кадәр арттыру турында закон кабул ителде.