Тинчурин театры режиссерлык курсларына яңа төркем җыя
Тинчурин театры базасында яшь режиссерлар өчен белем бирү курслары башлана. Дәресләрне баш режиссер Туфан Имаметдинов алып барачак. Бу хакта Тинчурин театры матбугат хезмәте хәбәр итә.
Исегезгә төшерәбез, әлеге курс инде бишенче тапкыр үткәрелә.
Яңа төркемдә укырга теләүчеләр гариза белән резюмены 15 гыйнварга кадәр tinchurinteatr1933@gmail.com почтасына җибәрергә тиеш. Уку бушлай. Катнашучыларга татар телен белү мәҗбүри, диелә хәбәрдә.
2021-2023 елда әлеге курсны тәмамлаучылар ГИТИСка укырга керде.