Путин күп балалы гаиләләргә ташламалы кредит бирү мәсьәләсен өйрәнергә чакырды
Хөкүмәт Ерак Көнчыгышта күп балалы гаиләләргә ташламалы автокредит бирү мәсьәләсен өйрәнәчәк, дип белдерде РФ Президенты Владимир Путин Анадырьда яшәүчеләр белән очрашуда. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
«Хәзер без әлеге максатларга гаилә капиталын сарыф итү мәсьәләсенә кагылмаячакбыз. Мин Хөкүмәткә гаилә капиталы кысаларыннан тыш автомобиль сатып алу өчен ташламалы кредит, субсидия бирү мәсьәләсен өйрәнергә кушачакмын», - диде Президент.
Ул Россия автомобильләрен сатып алу өчен ана капиталы акчасын тотарга рөхсәт итү тәкъдименә карата шундый фикерен белдерде. Дәүләт башлыгы Хөкүмәткә, Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгына Ерак Көнчыгыштагы күп балалы гаиләләр өчен машина сатып алу буенча ташламаларга бәйле мәсьәләне аерым өйрәнергә кушачагын әйтте. Путин әлеге чараның пандемия вакытында гамәлдә булуын, аның гаиләләргә һәм Россия автосәнәгатенә ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелүен искәртте.
Президент ачыклык керткәнчә, әгәр дәүләт ана капиталын гаиләләрнең төрле ихтыяҗларына тотарга рөхсәт итсә, ул соңгы чиктә аның балалар мәнфәгатен гарантияли алмаячагыннан курка.
Моннан тыш, дәүләт башлыгы очрашуда «авыл укытучысы» программасының 2030 елга кадәр озайтылачагы турында хәбәр итте, чөнки аңа ихтыяҗ бар.
Ерак Көнчыгыш федераль округы территориясендә әлеге программа буенча педагогларга ике миллион сум акча түләнә.
Президент сүзләренчә, тулаем алганда ил күләмендә һәм Ерак Көнчыгышта программа нәтиҗәле эшли, кешеләр төбәкләргә эшкә килә.