«Спутник-V» вакцинасын ясаучыларның берсе Борис Народицкий вафат булган
Коронавируска каршы «Спутник V» вакцинасын ясаучыларның берсе Борис Народицкий вафат булган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
«Әйе, кичә Борис Савельевич вафат булды. Ул «Спутник» эшләнгән платформаны булдыручы иде», - дип китерә агентлык Гамалея исемендәге эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү үзәге директоры Александр Гинцбург сүзләрен.
Народицкий кеше аденовирусының векторлы платформасын ясаган, ул «Спутник V» вакцинасы нигезендә ята. Галим 200дән артык фәнни хезмәт язган, 20дән артык авторлык таныклыгы һәм патент алган, Мактау ордены кавалеры булган.