Һава шартлары начарлану сәбәпле, Татарстанда М5 юлында транспорт хәрәкәте чикләнә
Көчле буран сәбәпле, Татарстанда М5 юлында транспорт хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Чикләү 20.40 сәгатьтән һава шартлары яхшырганчыга кадәр транспортның барлык төренә карата кертелә.
Юлда штаттан тыш хәл килеп чыккан очракта, 8(843)5 333 888 номеры белән Татарстан Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе кизү частенә, 8(843)2919191 номеры буенча Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының диспетчерлык хезмәтенә мөрәҗәгать итегез.