Миңнеханов һәм Матыцин «Фиджитал Татарстан» фестивален ачты
Казанда «Фиджитал Татарстан» фестиваленең финал ярышлары башланды. Аларда республиканың төрле районнарыннан 500дән артык спортчы алты дисциплинада җиңү өчен көрәшәчәк. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашучыларга һәм тамашачыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.
«Бу ярышларның ничек узуы бик күңелле һәм көтелмәгәнчә кызык. Бу хәрәкәттә бик күп яшьләр катнаша. Казанга беренче халыкара «Киләчәк уеннары»н уздыру ышанып тапшырылды. Безнең команда бик җитди икәнен күрәбез. Сезгә уңышлар һәм яхшы ярышлар телим», — диде республика җитәкчесе.
Ачылу тантанасы шулай ук фиджитал стилендә әзерләнгән. Тамашачылар Россия һәм Татарстан флагларын, кубок, «Спорт» сүзен һәм башка фигураларны тәшкил иткән дрон шоу карады. Тамаша спортчыларның цифрлы һәм физик форматта күрсәтмә чыгышлары белән дәвам итте.
«Бүген сезнең белән булуыма һәм беренче фиджитал-фестивальне Татарстанда үткәрү тантанасының бер өлеше булуыма шатмын. Казан һәм республика һәрвакыт алдынгы проектларны югары дәрәҗәдә оештыру осталыгын күрсәтте, фиджитал хәрәкәте шундыйлардан. Бүгенге чарада катнашучылар — талантлы спортчылар дип ышанам. Бүген безнең бурыч — аларга үз мөмкинлекләрен тормышка ашырырга мөмкинлек бирү», — дип өстәде Россия спорт министры Олег Матыцин.
Ярышлар алты дисциплинада: футбол, баскетбол, узышу, көрәш, сугыш аренасы (стратегия) һәм ритм-симулятор буенча үткәрелә. Финал өлешенә сайлап алу этаплары Саба, Әлмәт һәм Яшел Үзән районнарында үтте. Аларда барлыгы 900 кеше үз көчен сынап караган.
Сәхнә алдындагы залда төрле активлыклар белән күргәзмә оештырылган, анда яшь тамашачылар фән һәм техниканың иң заманча казанышлары белән таныша ала.
«Бу беренче шундый сынап карау проекты. Фиджитал — ул яңа юнәлеш. Без аудиториянең ихлас реакциясен күрәбез, яшьләргә бу бик кызык. Фестивальнең төп максаты — киберкиңлектә күп вакыт үткәрүче яшьләрне классик спорт төрләренә кайтару», — дип аңлатты Татарстан спорт министры Владимир Леонов.
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко Татарстанда беренче фиджитал-фестивальдә катнашучыларны видеоэлемтә аша сәламләде.