Казан янында 20 машина катнашында булган авария турында тулырак билгеле булды
Бүген иртән М7 трассасында Казан янында булган массакүләм юл-транспорт һәлакәтенең нечкәлекләре билгеле булды.
Татарстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Мәскәү-Уфа автомобиль юлының 858 километрында 20 транспорт чарасы катнашында җиде юл-транспорт һәлакәте булган.
Авария нәтиҗәсендә бер кеше зыян күргән, аны хастаханәгә салганнар. Урында юл-патруль хезмәте, юл хезмәте экипажлары һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре эшли.