«Татар-информ» һәм Татарстан Суга сикерү федерациясе хезмәттәшлек турында килешү төзеде
18 гыйнварда «Ак Барс Арена» стадионы территориясендә Татарстан Суга сикерү федерациясендә 2023 елга нәтиҗә ясадылар. Сәламләү доклады белән ТР Суга сикерү федерациясе президенты Ефим Климов чыгыш ясады. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.
Ул 2023 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан спортчыларының уңышлы чыгышларына (236 медаль яуланган) басым ясады. Климов сүзләренчә, мондый күрсәткечләр ахыргы үсеш ноктасы түгел. Федерация суга сикерүчеләр яулаган медальләр санын ел саен арттыруны максат итеп куя.
Моннан тыш, Климов ел саен ике зур турнир - «Алтын Барс» һәм ТР Рәисе Кубогы – үткәрү планнары турында да искәртте. 2024 елның 11-23 июнендә Казанда узачак «БРИКС илләренең спорт уеннары» Халыкара мультиспорт чарасында Татарстан суга сикерүчеләренең дә катнашуы көтелә.
Тантанада катнашучы мактаулы кунаклар арасында ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов та бар иде. Ефим Климов белән бергә ул Татарстанның төрле яшьтәге иң яхшы суга сикерүчеләрен бүләкләде һәм аларга акчалата премиясе дә булган грамоталар тапшырды.
Чара нәтиҗәләре буенча ТР Суга сикерү федерациясе «Татар-информ» агентлыгы белән партнерлык килешүе төзеде. Моннан соң агентлык Татарстан Республикасында суга сикерү ярышлары турында мәгълүмат биреп торачак.
Тиешле документны ТР Суга сикерү федерациясе президенты Ефим Климов һәм «Татмедиа» АҖ генераль директоры урынбасары Ринат Билалов имзалады.