Миңнеханов алданган өлешчеләр проблемасы турында: Мондый очракларның башка булмавы мөһим
Узган ел Татарстанда алданган өлешчеләр проблемасын ябарга мөмкин булды: 2023 елның декабрендә Казанда проблемалы объектларның бердәм реестрына кертелгән соңгы ике объект файдалануга тапшырылды. Алар - Академик Губкин урамындагы йортларның паркинглары. Бу хакта ведомство коллегиясенең йомгаклау утырышында Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
«2007 елдан 2023 елга кадәр республикада өлешләп төзелә торган 146 проблемалы объект файдалануга тапшырылган, алардан 18,6 меңнән артык алданган өлешче торак алган», - дип билгеләп үтте министр.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үз чиратында белдергәнчә, алданган яңа өлешчеләр барлыкка килүгә юл куймау буенча бергәләп эш алып барырга кирәк. «Алга таба мондый проблемаларның булмавы мөһим», - диде ул.
Миңнеханов шулай ук төгәлләнмәгән төзелеш күләмнәрен киметү буенча планлы эшне дәвам итәргә кирәклеген билгеләп үтте.
«Төгәлләнмәгән төзелеш болай гына барлыкка килмәде. Муниципалитетлар - бу сезнең ярдәм белән башкарылды. Ләкин шуны аңларга кирәк, бу җитди җаваплылык, безнең кем белән эш итүебезне һәм нинди объектларны тапшыруыбызны аңларга кирәк», - диде республика җитәкчесе.
Ул шулай ук төзелә торган торакның сыйфаты темасына да кагылды. Аның сүзләренчә, ул билгеле бер таләпләргә туры килергә тиеш, чөнки тискәре очраклар гражданнарның кәефендә чагыла.
«Йорт салучы акча алды - аның бар да яхшы, ә җирле хакимият, республика бу мәсьәләләрне алга таба да хәл итәргә, кешеләрнең ничек яшәячәге турында уйларга тиеш. Шуңа күрә ниндидер регламент кирәк. Сыйфатсыз эшләгәннәрнең барысы да безнең һәм сезнең баш авыртуына әверелә. Бу мәсьәләләргә игътибар итүегезне сорыйм», - дип йомгак ясады Рөстәм Миңнеханов.