Рәстәм Миңнеханов Татарстанда хуҗасыз күчемсез милек ияләрен табарга кушты
Татарстан хакимияте хуҗасыз күчемсез милек объектларының барлык милекчеләрен белергә тиеш. Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы коллегиясендә республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде.
«Министрлыкка Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте идарәсе (Росреестр), җирле үзидарә органнары белән берлектә күчемсез милек объектлары ияләрен ачыклау эшләрен тәмамларга, капиталь төзелеш объектларына аерым игътибар бирергә кирәк. Без барлык биналарның хуҗаларын белергә тиеш!» — дип мөрәҗәгать итте коллегиядә катнашучыларга Рөстәм Миңнеханов.
Татарстанда хуҗасыз объектлар һәм иясез калган мөлкәт шактый күп ачыкланган, шуңа күрә Җир һәм мөлкәт министрлыгына республика районнары башлыклары белән берлектә әлеге объектларны муниципаль милеккә рәсмиләштерергә һәм файдаланылмый торган барлык объектларны хуҗалык әйләнешенә җәлеп итәргә кушылды.
«Миндәге мәгълүматларга караганда, бу 400 мең квадрат метрдан артык. Бу җирле бюджетны тулыландыру мөмкинлекләренең берсе», — дип билгеләп үтте республика җитәкчесе.
Элегрәк коллегиядә Миңнеханов ятим балаларга торак бирү белән бәйле проблемалар турында белдергән иде.