Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Январь
2024

Татарстаннан Зыятдиновлар гаиләсенә Мәскәүдәге форумда гаилә утын тапшырачаклар

0
Татарстаннан Зыятдиновлар гаиләсенә Мәскәүдәге форумда гаилә утын тапшырачаклар

Бүген Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең «Россия» күргәзмә-форумында Муром шәһәрендәге Изге Троица монастыреннан килгән ут «Россия йөрәге» гаилә учагын кабызачак. Тантанада төрле төбәкләрдән килгән парлар катнаша. Алар утлы символик касәләрне алып, рәсми рәвештә үз субъектларында Гаилә елына старт бирәчәк.

Тантанада Татарстанны яшь пар — Самат һәм Сөмбел Зыятдиновлар тәкъдим итәчәк. Алар үз никахларын «Россия» күргәзмә-форумы кырында теркәде. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина хәбәр итте.

«Алар үз никахларын 2 декабрьдә күргәзмә-форумда Татарстан көнендә теркәде. Бик якты, матур һәм сөйкемле пар», — дип сөйләде ул.

Тантанада, татарстанлылардан тыш, Төньяк Осетия, Волгоград, Кемерово, Новосибирск өлкәләре, Коми Республикасы, Якутия һәм башка төбәкләрдән кунаклар катнаша, дип билгеләп үтелә хәбәрдә.

Чара Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең урамдагы төп сәхнәсендә узачак. Бәйрәм концерты 20.00 сәгатьтә, ә лампадларны яндыру 21.00 сәгатьтән соң башлана. Керү ирекле.

Яшьләр Татарстанның Балтач районындагы Карадуган гимназиясендә укыганда таныша. Хәзер Самат А.Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетында «Авиация һәм ракета двигательләрен проектлау» юнәлешендә белем ала, 2019 елдан Идел буе һәвәскәр хоккей лигасында уйный. Сөмбел шушы ук уку йортының «Сәнәгать куркынычсызлыгы» кафедрасы магистранты, параллель рәвештә кафедрада эшли. Яшьләр икесе дә күпбалалы гаиләләрдә үскән. 2 декабрьдә «Россия» күргәзмә-форумында алар чын татар туена әзерлекнең бөтен процессын күрсәтте.

Исегезгә төшерәбез, Россия Президенты Владимир Путин 2023 елның 22 ноябрендә Россиядә 2024 елны Гаилә елы булачак дигән указны имзалады. Бүген көндез ул «Туганнар-Яратканнар» форумына киләчәк һәм «Ел гаиләсе» һәм «Бу безнең гаиләчә» («Это у нас семейное») Бөтенроссия гаилә бәйгеләрендә катнашучылар һәм җиңүчеләр белән очрашачак.





Губернаторы России
Москва

Собянин рассказал о новом вольере для снежных барсов в Московском зоопарке





Москва

травят изгоя писателя на районе даже менты тоже


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин рассказал о новом вольере для снежных барсов в Московском зоопарке



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Игорь Бутман

«Культурная столица мира!»: Бутман раскрыл подробности Moscow Jazz Festival




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Футболисты ЮФУ одержали три победы в домашнем турнире

Рок-версия гимна Белогорска прозвучала на масштабном рок-н-мобе

В Москве выставили на продажу редкий Mercedes-Benz SLR McLaren за 100 млн рублей


ATP

«Ну и где здесь «группа смерти?» ATP показала, каким был бы Евро-2024 с теннисистами



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

травят изгоя писателя на районе даже менты тоже



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России