Миңнеханов: СИБУР 2023 елда Татарстанның ике предприятиесенә 65 млрд сум кертте
2023 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан предприятиеләренә СИБУР кертемнәре күләме 65 млрд сум тәшкил иткән. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов идарәнең рәисе, компаниянең генераль директоры Михаил Карисалов белән очрашуда әйтте. Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.
«Компания илнең индустриаль үзәкләренең берсе буларак Татарстанның позицияләрен ныгыта торган модельне үстерә. 2023 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда урнашкан предприятиеләргә кертем күләме 65 млрд сум тәшкил итте», - диде республика җитәкчесе.
Алар Татарстан Хөкүмәте белән СИБУР арасында хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру, шулай ук холдингның республика предприятиеләрен алга таба үстерү мәсьәләләре турында фикер алышты.