Надеждин сайлауда катнашу өчен 100 меңнән артык имза җыйган. Имза җыюны дәвам итәләр
Надеждин кимендә 150 мең булганчыга кадәр имза җыюларның дәвам итәчәген әйтте. Теркәлү өчен аңа Үзәк сайлау комиссиясенә кимендә 40 төбәктән 105 мең имза тапшыру да җитә. Әмма имзалар санының күбрәк булуы Үзәк сайлау комиссиясенең бәйләнергә, аларны "ялган" дип әйтергә форсаты булмасын өчен кирәк.