Казанда су торбаларында каза чыгып Солдат урамын су баскан
"Водоканал" оешмасында "Бизнес Online"га әйтүләренчә, каза 1993 елда төзелгән суүткәргеч челтәрендә чыккан. Хәзер биредә каза хезмәте эшли диелә. Әле кичә генә Казанда 1994 елгы су торбалары шартлап Әмирхан проспектын су баскан иде. Берничә йорт сусыз калды, урамда хәрәкәт туктатылды.